- үсү
- Яшәү процессы нәтиҗәсендә зураю, биегрәк, озынрак, авыррак һ. б. ш. хәлгә килү; микъдары арту (кеше, хайван, үсемлек тур.) 2. Олылану, олы кеше булу менә без дә үсеп җиттек, әни. Кайда да булса, нин. б. шартларда үзеңнең беренче елларыңны, балалык чорын үткәрү сахрада көтүче булып үсте ул 4. Булу, яшәү (үсемлек тур.) биек агач үсеп утыра 5. Сан һәм күләм ягыннан зураю, арту, күбәю. Күтәрелү, арту (бәя тур.) 6. Камилләшү, яхшыру, ныгу үсә-үсә югары формага ирешү. Рухи баю, җитлегү, өлгерү. Нин. б. үзлекләрнең тууы, көчәюе 8. күч. Дәрәҗәсе, абруе арту, күтәрелү 9. Шатлану, үсенү, шатлыктан үсеп китү 10. Ачыграк, билгелерәк була бару; көчәю шик үсә, йөрәкне биләп ала 11. филос. Яңару, үзгәрү җәмгыятьнең үсүе
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.